Маршак төзегән йорт (0+)
23 ноябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Маршак төзегән йорт» дигән кычкырып укулар чарасы уздырды. Самуил Яковлевич Маршак шигырьләрендә бер генә буын балалары үсмәде. Кем генә «рассеянный с улицы Бассейной», «дама с багажом», «усатый-полосатый» һәм башка бик күпләрне белми икән?! Маршак иҗаты белән очрашуны китапханәчеләр «С.Я. Маршакның тормыш юлы һәм китаплары» видеопрезентациясеннән башлады. Яшь китап сөючеләр аның, балалар өчен театрлар, остаханәләр булдырып, ятим балаларга ярдәм итеп, никадәр күп яхшы эшләр башкаруы турында белде, ә күпме кызыклы әкиятләр һәм шигырьләр иҗат иткән Самуил Яковлевич! |